Тэтимол 2015

БАЛДЫ (сөйл. бал- ) слово-детерминант к младшему из ряда родственников одинакового положения относительно говорящего: баләби ~ бәлдәби «младшая из бабушек», балдабый «младший из старших братьев» и т.п. ~ хәз. җанлы телдә бу сүзнең төп мәгънәсе бал сүзе тәэсирендә шактый җуелган. Диал. балдыкай «килендәшләрнең бер-берсенә эндәшү сүзе» һич кенә дә балдыздан кыскармаган, ә мөстәкыйль сүз; к. як. (ДСЯЯ: 59) балты эне, балтыкай «сеңел», төркм. (ТДГДС: 32) баллы < балды энеләрнең яисә сеңелләрнең иң кечесе; к. ш. ук төр. balnine «дәвәни», balnеne «дәүдәвәни» (DS II: 495) һ.б.

Балды сүзе, безнеңчә, эвенк. (һ.б. тунг.) балди- «туу, тудыру; үсү, үстерү; япь-яшь булу» (бик күп дериватлар, к. ССТМЯ I: 69–70) белән тамырдаш. К. Балдыз, Балтырган. Ахметьянов 1981: 78–79.



Предыдущая статья            Следующая статья