Тэтимол 2015

БАЛДАК «кольцо; перстень», диал. (ЗДС:99) «пагаленок», себ. (ЗДС: 518) палтақ «костыль, палка» ~ к.-калп., кырг., үзб. диал. һ.б. балдақ «култаяк», нуг., кр.-тат., төр. балдақ «хәнҗәр, кылыч сабы яисә аркылачы, эфес», уйг. балдақ «кәүсә кисеме» < чыгт. бағалдақ «балдак, билдәмә, көбә эченнән киелә торган киң билбау, биләүсә», төр. bayıldak «элекке такта бишеккә салынган бәбине баглап-бәйләп кую өчен каеш, бау» һ.б. бағ «бау» сүзеннән дериватлар. Тат. әд. балдак сүзенең мәгънәсе төп мәгънәдән ерак киткән. К. ш. ук бор. төрки, үзб. бақал, бағал «бәкәл; аяк балдагы». К. Балак, Балака, Балтыр, Бәкәл. Корш Ф.Е. Слово балдак и долгота гласных в турецких языках // Живая старина, 70–71, вып. II–III, 1909; ЭСТЯ II: 52–53. Рус. набалдашник «култаяк очын беркеткән балдак, сакма» сүзендә элекке тат. балдак «балдаклы таяк» сүзе чагылыш тапкан.

Дерив.: балдаклы, балдаксыз; балдакла-у, балдаклан-у һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья