Тэтимол 2015

БАЛБАН, балпан тар. «балбал, каменная статуя», диал. «толстый, здоровенный; самый сильный из семьи» ~ кырг. балбан «көрәшче, батыр», төр. балбан «ау карчыгасы» < фар. «пәһлеван» (к. Пәһлеван ) сүзеннән, к. Балабан.

Балбан сүзеннән бор. төрки балбал «кабер өстенә куелган сынташ» сүзе дә килсә кирәк. Бу сүз тур. зур әдәбият бар, к. Грач 1961; Плетнёва 1974; Кызласов Л.Р. О значении термина балбал... // Тюркологический сборник. М., 1966: 206–208. Вайнштейн 1974; Фасмер I: 186–187 (Болван сүзе тур.); Аникин: 114.



Предыдущая статья            Следующая статья