БАЛАМУТ «баламут, взбалмошный» < рус баламут, чаг. ш. ук рус. балагур. К. төр. palamut «уенда хәрәмләшү», бор. монг. balamad, balamud «авантюрист, мут», маньч. бала «юньсез, дуамал» (к. ССТМЯ I: 68) ~ кыт. бáла «җитәр, туктат, чыгырдан чыкма!». Шанский: 33. Баламут сүзе русчага бәлки тат. теленнән кергәндер, к. Ш. Галиев шигырендә: Әти, бәлки, мактангандыр «Минем балам – ут», – диеп. Бүтәннәр кул селти иде: – Беләм, баламут, – диеп. Ләкин тат. баламыт булырга тиеш иде. Рус этимологик сүзлекләрендә баламут сүзендә *бала- нигезен күрәләр һәм Корш тәкъдим иткән монг. чыгышын кире кагып, слав. телләренә йөз тотып аңлаталар. Гомумән, аңлатмалары ышанычлы түгел. К. Фасмер I: 113. Тат. телендә генә булса, бу сүзне бала мут яисә бәла мут дип тә аңлатып булыр иде... |