Тэтимол 2015

БАЛАК «штанина» > мар. (Гордеев II: 192) < гом. кыпч. балақ id., төркм. балақ «чалбар», госм., үзб. диал. (Радлов IV: 1449) «балакның түбәнге өлеше» < кырг. бағалақ < бақалақ «балакның иң түбәнге – аякчуга ышкыла торган урынындагы өстәмә тегелмә» (к. Бәкәл ). Балак сүзенең «аяк табанының куышланып торган өлеше» (к.-балк.), «касык, бот арасы» (шуннан рус. балаки «атта күп йөрүченең чалбар балаклары арасына тегелгән өстәмә тукыма», к. Аникин: 114) мәгънәләре икенчел булса кирәк. К. Räsänen 1969: 59; ЭСТЯ II: 51. Безнеңчә, балак < бағлақ*, бағлақлақ (чаг. рус. пагаленок) тәүдә балакның инчек турысына багланган-бәйләнгән өлешен генә белдергән. Чаг. Балдак, Балтыр.

Дерив.: балаклы (балаксыман өстәмәсе булган), балаксыз.



Предыдущая статья            Следующая статья