Тэтимол 2015

БАЛАГАН диал. «балаган, саманный дом» < рус. балаган «вакытлы корылма, цирк; балчык өй», рус теленнән күп телләргә күчкән, беренче чыганыгы фар. balaxanä «мансарда, ишек өстендәге бүлмә» (Фасмер I: 112); И.Г. Добродомов (1982: 83–90) бу сүзне ахыр чиктә бор. төрки (ДТС: 80–81) balïq, baluq «шәһәр, балык диварлары, кальга» сүзенә тоташа дип раслый. А.Е. Аникин (: 113–114) шул ук фикердәрәк. Без иске этимология яклы, чөнки балаган рус телендә «вакытлы театр корылмасы», аның сәхнәсе биектә, балаханә сыман була, як. балаған сүзе дә шундыйрак корылманы белдерә (як. телендә фар. алынмалары юк түгел). К. ш. ук каз., к.-калп. балаған, балағаш (ҚТДС: 52) «(киез) куыш».



Предыдущая статья            Следующая статья