Тэтимол 2015

БАЛАБАН «охотничий ястреб», диал. «сильный, крепкий, мощный» ~ кр.-тат., төр. balaban «зур гәүдәле, көрәшче», кар., к.-балк. балабан «бик зур, дәү», рус. балобан «лачын төре», төр., калм., бор. төрки balaban, төр. balban «лачын», башк. балапан «лачын яисә бөркетнең иң көчле баласы; таза, бәдәнле», нуг., каз. балапан, каз., ком. балпан «кош баласы; чеби, бәпкә», уйг., ком., аз. балабан «сыбызгы, курай» ~ кр.-тат. балабан «барабан», к.-балк. палапан «зур гәүдәле, көрәшче», авар. палупан «арканда биюче эквилибрист» һ.б. (сүзләр күп); бу бер-берсенә «керешкән» сүзләрне Севортян (II: 49–51) «гетероген» (төрле) тамырлардан дип карый; Редхауз сүзлегендә төр. balaban cүзенең «барабан», «биергә өйрәтелгән аю» мәгънәләре дә күрсәтелә (Redhouse: 126) һәм барысы да бергә бирелә. Һәм инглиз лексикографы хаклы – бу мәгънәләр, Җ. Вәлиди дә язганча, бер үк пәһлеван (к.) сүзенә кайтып калалар: аның «батыр» һәм «сабантуйда, сәелдә (язгы бәйрәмдә) көрәштә катнашучы» мәгънәсеннән «биергә өйрәтелгән аю», гомумән «аю биетү» аннары аю биеткәндә (биетмәгәндә дә) «сыбызгыда уйнау, барабан кагу», аннары «барабан» мәгънәсе чыга һ.б. К. Балбан, Барабан. Räsänen 1969: 59. Кр.-тат. балабан сүзенең төрле мәгъ. тур. Dobr. I: 250.

Рус. балабон «кош төре» < төрки балабан тур. к. Булаховский: 83; Аникин: 111. Балабан «самый большой сокол» тур. СРНГ: 41.



Предыдущая статья            Следующая статья