Тэтимол 2015

БАЛА «дитя; малый (о вещах, которые имеют и большой вариант)» < бор. һинд. bāla «кечкенә; яшь; бала» сүзеннән (сугд теле аша, к. ЭСТЯ II: 47–48), к. ш. ук ягн. pulla «бала, бәби, малай», телугу (дравид.) pilla id. Бала кайбер төрки телләрдә (чув., тув. һ.б.) сирәк кулланыла яисә бөтенләй юк. Удм. диал., мар. диал. бала < тат. Бала-чага дигәндәге чага тур. к. Чага. Диал. (ЗДС: 98) бала-бута дигәндәге бута тур. к. Бута.

Бала сүзенең «кече» мәгънәсе балитәк < бала итәк, балакир < бала кир (к. Балакир ) һәм бигрәк тә башкорт кабилә-ыру атамаларында еш очрый: олы катай – бала катай һ.б.ш.

Дерив. тат. телендә ишле: балалы, баласыз; балалык; балакай (бик актив); балала-у, балалат-у; һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья