Тэтимол 2015

БАЛ «мёд» < гом. төрки, монг., бор. төрки bal id. ~ кар. bat, bad id. (к. Батман ) < санск. madhu «бал» сүзеннән дип уйлыйлар (Рясянен һ.б.); бу сүз турыдан-туры санскриттан алынмаган, ә -d ~ -l күчешләре булган ниндидер бор. телдән (сугд., тохар. һ.б.ш.) кергән. Санск. madhu – бор. һинд-евр. сүзе (шуннан ук рус. мёд, к. Фасмер II: 588–589). Räsänen 1969: 59; Федотов I: 463–464. К. Мәй.



Предыдущая статья            Следующая статья