Тэтимол 2015

БАКЫР, диал. (ДС II: 47) бағыр, себ. пағыр «медь; медный тазик» < гом. төрки бақыр, бағыр (вариантлары күп) фар. бах�ыр, бағир «бакыр» сүзеннән исәпләнә (Räsänen 1969: 58; Joki 1955: 80). Фар. сүзенең этимологиясе ачык түгел: сүзнең беренчел итеп Кавказ телләрендәге barkil «кызыл металл» (к. ЭСТЯ III: 45–47) яки иске гар. magra «кызыл җир» күрсәтелә (Егоров 1964: 151). К. Багрый, Бавыр, Бакра, Бакрач, Бакырт, Барнау, Бәгырь. Чув. пăхăр тур. Федотов I: 408.

Дерив. киң: бакырла-у; бакырчы, бакырчылык, бакырташ «малахит»; хайван һәм үсемлек атамаларында бакыр төсендәге мәгъ. килә: бакыр елан; бакыр тәтәй, бакыр чәчәк һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья