Тэтимол 2015

БАКРАЧ, (Троянский I: 220) бакырач «черпак, половник», себ. (ЗДС: 515) пағрац, (Старчевский) баграц «(медный) котелок», «чугунок», «медный тазик» ~ каз., к.-калп. бақыраш «уҗау» һ.б. < (тат. диал.) бақырғач, башк. бақырса «бакыр чәйгүн», к.-калп. бақыраш «таба» һ.б. кырг., каз., үзб., төркм. «бакыр савыт»; -гач//-қач – кечерәйтү кушымчасы, төп нигез бақыр «бакыр чиләк, казан», к. Бакыр. Шул ук нигездән бүтән кечерәйтү формалары тат. бакырча, багырча, башк. бакырса «бакыр чәйгүн» ~ төр. bakırcak «бакыр тәлинкә»; себ. тат. (ЗДС: 515) пағрац «өч аяклы чуен чүлмәк» < бор. *бакырағ. Рус. диал. (Аникин: 111–112) бакирка, бакарка, бакерка «чәйгүн», бакыр, бакырка «бидрә, металл чиләк», бакирóк «кечкенә чиләк» төрки аналоглар буенча ясалганнар. Каз., кырг., үзб., төркм. һ.б. бақыр, пақыр «бакыр чиләк», үзб. диал. (ЎХШЛ: 211) пәқър «чиләк, бидрә, бакыр савыт». Күрсәтелгән сүзләрнең бүтән фонетик вариантлары да бардыр. Әлбәттә, бакыр (металл) нигезеннән («металл > савыт» мәгъ. күчеше, к. Чуен ).

Озак заманнар дәвамында (бигрәк тә төрки халыкларда) бакыр, точ савытлар популяр булганнар: аларны коемлау җиңел, алар үзләре матур, үзләре ватылучан түгел. К. Бакыргач.

Китерелгән төрки сүзләр күп күрше телләргә кергән: мар. бакрач, бакырчадан алып гар. (к. Гордлевский II: 148) бақраҗ «кофе чәйнеге»нә кадәр күп мисаллар табыла.



Предыдущая статья            Следующая статья