Тэтимол 2015

БАКА «лягушка, жаба; черепаха; моллюск» > мар. диал., удм. диал. бака < гом. төрки, монг. бака (себ., уйг. пака, хак., тув. паға, шор. паған) id. ~ венг. bekа «бака», төр. bagа «ташбака». Бор. төрки яз. телдә бака (ташбака) – сынташ, стелла беркетү өчен ташбака сурәтендә ясалган пьедесталны белдергән, шул нигездә бака ның «уртасы тишекле, уемлы деталь» мәгънәсе килеп чыккан, к. тат. бака «тегермән ташының күчәре һәм күчәр кигезелә торган тимер деталь; аскы таш» мәгънәсе, шулай ук «уртасы квадрат тишекле тактачык». Сүзнең бор. яңгырашы бакка – бакылдаудан.

Бака сүзенең «оры, шеш» мәгъ. дә бар (агач бакасы, күкрәк бакасы, теш бакасы, тамак бакасы) һәм бу юнәлештә бака, бакка, паккула «агач орысы» рус һәм фин-угор телләрендә киң таралган (к. Матвеев А.К. Заимствования из пермских языков в русских говорах // Acta Linguistica, Budapest, XIV, 1964). ЭСТЯ II: 40–42.



Предыдущая статья            Следующая статья