Тэтимол 2015

БАЙЫ-У I(баю, байый), диал. бай-у (баю, бая) «закатиться (о небесных телах)» ~ кр.-тат., каз., госм. һ.б. байы- «(гомер) үтеп китү; югалу, төкәнү, кояш һ.б. баю», кырг. байы- «басылу, бетү (ташкын, давыл һ.б.)», төр. bayıl- «аңын югалту, бөтенләй тып-тыныч калу», төркм. байа- «бетү», бор. монг. baji- < *bagi «тукталу, бер урынга килеп урнашу» (к. Ramstedt 1935: 40) һ.б. Г. Рамстедт фикеренчә, бу сүз кыт. ба, бай «урын, барып җитәсе җир» сүзеннән һәм, әгәр шулай икән, бу сүз бай «өлеш» сүзе белән тамырдаш. (Кояш һ.б. баю, димәк, «барып җитәсе җиренә җитү» дигән сүз була). К. Байтал, Бая, Баяу.



Предыдущая статья            Следующая статья