Тэтимол 2015

БАЙТИРӘК, диал. байтәрәк «родовое дерево, дерево рода; большое дерево с ветвистой кроной» – каз., кырг., алт. байтерек [байтэрэк] «тупыл; ыруның үзенә хас изге агачы» – күп кенә китапларда тупас рәвештә бай тирәк, ягъни, янәсе, «ботакка бай тирәк» дип аңлатыла. Чынлыкта монда бай «бәхет өлеше, изге, борынгы бабалардан калган» дигән сүз (к. Бай II ). Бу бай сүзе төрки телләрдә махсус мәгънәле кушма сүзләрдә киң кулланыла, к. ком. диал. (Каримов: 39) байагач «бүк» ~ алт. байағач, байагаш «изге агач», алт. байказың «байкаен, изге каен» (к. Маадай-Кара: 461–463), шор. пайкузук «кедр» ~ як. аар кудук мас «кедр – ару козык агач = изге козык» (димәк пай, бай «ару, изге»). Агач исемнәрендә бай- һичшиксез ыру-кабилә агачын белдергән (төрки-монголларда һәрбер кабиләнең агачы, кошы, тамгасы һәм ораны билгеләнгән). Соңрак ыругчылык үз әһәмиятен югалткач, ыру агачы гади агач исеменә әверелә башлаган. К. ш. ук Байчәчәк. Байтирәк – «ыру (дөнья) агачы» тур. әдәбият зур (махсус китаплар бар). Ахметьянов 1981: 94–96; к. ш. ук СТ № 5, 1980 (бай «өлеш» сүзенең бай «зур милек иясе» сүзеннән аерымлы булуы тур. мәкаләләр). Хакасларда (Бутанаев 1990: 132) пай агас – ыру агачы баш кам (шаман) кәртәсендә булган һәм шуңа – байтирәккә ыру тамгасы киртелгән булган. Кыргызларның «Манас» дастанында байтерек бик тәмләп тасвирлана. К. Религиозные традиции мира. Т. I. М., 1996: 188–190. «Мөхәммәдия»дә – ислам мифологиясендә тасвирланган туба агачы типологик җәһәттән шул ук байтирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья