Тэтимол 2015

БАЙРАК «знамя» < гом. кыпч., уйг., чыгт., угыз. байрақ id., ш. ук «хәрби бүлек, бәйге бүлеге» (к. ЭСТЯ II: 33–34) < бор. төрки (ДТС: 77, 79) bajraq, batraq, badruq, төркм., үзб. диал. байдақ, алт. диал. байтрақ id. Байрақ яңгырашында бу сүз күп күрше телләргә (Шәрык, Кавказ, Балкан илләренә) кергән һәм аның тур. әдәбият ишле (рус телендә А.П. Окладников, Г.А. Федотов-Давыдов һ.б. язган).

Бу сүз тур. фаразлар күп. Безнеңчә, төп мәгънә «тукталыш урынын белдергән билге байрак» һәм бу сүз бай турақ//бай туруқ «тукталышта тору» тезмәсеннән килә, к. Бай-у. ЭСТЯ II: 33–34.

Дерив.: байраклы; байракдар; байракчы.



Предыдущая статья            Следующая статья