Тэтимол 2015

БАЙКЫ – Байки – название реки и сёл (Бәйке в Татарстане, Байкыбаш в Башкортостане). Бор. Байкы би ~ Майкы би исеменә нисбәт ителә: риваятьләрдә, шәҗәрәләрдә ул Ука елгасы буеннан Көньяк Урал регионына кадәрге төрле урыннарда яшәгән итеп күрсәтелә. Башкортстанда табылган шәҗәрәләргә күрә, ул Чыңгыз хан дәргяһына барып сөйләшүләр нәтиҗәсендә үзенә кабилә башлыгы дәрәҗәсен һәм оран, тамга, ыру агачы вә ыру кошы атамаларын алып кайткан, ди. Майкы ~ Байкы тур. сөйләкләр, язмалар казак, каракалпак һәм кыргыз халыкларында бар һәм Рәшидетдиннең Чыңгыз тарихы китабында (ХIII г. азагында) искә алына. Ул уйсүн кабиләсенең бие булган, имеш. Уйсүннәрнең төп җире исә Балхаш күленең көньягындагы далалар. Күрәсең, аларның бер өлеше Көньяк Урал – Урта Идел төбәгенә күченеп (яки күчерелеп) килгәндер. Кайбер язмаларда Майка би табын, барын, тиләү, күбә ыруларының бабасы булган диелә. К. ш. ук Сөн.

Безнеңчә, байкы ~ майкы (бу яңгырашларның бердәйлеге шиксез) төптә кеше исеме түгел, ә титул. Угыз төркиләрендә байгу сүзе ау кошын (лачын төрен) дә, бер феодаль дәрәҗәне дә белдергән (к. Райс: 12, 19). Потанин 1917: 49–54; Валиханов: 106–107. Әхмәтҗанов: 153–165 (бу автор фикеренчә, Байкы бине «нәкъ менә башкорт булган» дияргә дә нигезләр юк); Әхмәтҗанов 2009: 11, 296.



Предыдущая статья            Следующая статья