Тэтимол 2015

БАЙГЫШ «сыч; бедолага, бедняк» > чув. пайкуш «гаиләсез кеше» < гом. кыпч., уйг., чыгт., угыз. байқуш, байғуш, башк. байғош «байгыш; өендә генә утыручан» (к.-балк.), каз., к.-калп. байқус «төн күгәрчене», байғус «байгыш», бор. чыгт. (Поппе 1938: 218) bai quš id. һ.б. Болар белән беррәттән иске тат. байғызы, каз. байғыз, чыгт., уйг. диал., госм. байқыс, үзб. бойуғли, төркм. (ТДГДС: 31) бāйоғлы, бāйғотон, бāйғутон, бāйхатын «байгыш, ябалак», к. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 48–49) бойэқуш, бомқуш «байгыш, өке». Бай баласының тәкәбберләнеп, ә ярлының мескенләнеп сүзсез утыруыннан, дип уйланыла: байгышлар көндез оялары янында тик кенә утыралар; ихтимал, бу – халык этимологияседер, тәүдә бай куш «бәхет (өлеш) кошы, ыру кошы» мәгъ. булуы да мөмкин. Исхаков Ф.Г. Наблюдения по лексике // Историческое развитие тюркских языков. М., 1961: 197–198; ЭСТЯ I: 32–33. Рус. байгуш «сукбай, ярлы» тур. Фасмер I: 107.

Дерив.: байгышлы, байгышлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья