БАЙБАКТЫ, бәйбакты, бибакты – рус. Бибахтино – название двух населенных пунктов, а также башкирского рода в Башкортостане ~ кр.-тат., себ., тат., нуг., кырг., каз. байбакты ыру-кабилә атамасы, ш. ук кеше исеме. Бу сүз бай бакты-карады да, байбак-лы да түгел, ә нуг., каз. һ.б. байбак, байпак «чигүле киез итек» (к. Пайпак ) нигезеннән. Байпакты «пайпаклы» дип чигүле ак пайпак киеп йөргән асылзат егетләрне атаганнар. Башкортстандагы әлеге авыл атамалары XVI г. русларга каршы көрәшкән Байбакты дигән нугай мирзасы исменнән булса кирәк. |