Тэтимол 2015

БАЙ II(ДС II: 48; ДС III: 27), байә (без теркәдек. – Р.Ә.) «доля; компенсация; участок земли при дележе; родовой участок», пай (ЛТ I: 111) «мирастагы өлеш» ~ госм., кр.-тат., кар. пай > рус. пай «өлеш, пай». Гом. кыпч. һәм гом. төрки бай варианты тат. теленнән тыш күч. мәгъ. һәм аерым дериватлардан гына билгеле, к. себ. (Тумашева 1992: 166) пайым «ирем (өлешем)», тат. диал., нуг. (Арсланов 1988: 73; Арсланов 1992: 117), төркм. бай «хатын ире». Арытабан к. алт., хак. һ.б. бай, пай «өлеш; туган җир; ырудан килгән, изге» һәм бай- «тукталу» (к. Байы-у II ). К. Баек, Баелты, Байрак, Байтирәк, Байчәчәк, Баяу. Федотов I: 377–378. К. Пай.

Бай II сүзенең һәм аның дериватларының (байлы «кагылгысыз; хөрмәтле», байла- «кагылгысыз хөрмәтле дип игълан итү») Бай I сүзеннән аерымлы булуы алтай сөйләкләрендә һәм ырым догаларында бик ачык күренә, к. Алтай кеп-куучындар: 300–320.



Предыдущая статья            Следующая статья