Тэтимол 2015

БАЙ I«богатый; богач» < гом. төрки бай (себ., уйг., алт., хак., тув.) пай «бай; хуҗа; ир», як. баай «байлык; бай» һ.б. (ЭСТЯ II: 27–30). Һәрдаим бор. төрки, бор. монг. (ДТС: 120; Поппе 1938: 126, 144) bujan (buyan) «игелек; байлык; бай» > гом. монг., гом. тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 65) байан > болг. *байан > мар. пайан > пойан, чув. пойан > пуйан «бай» сүзләре белән чагыштырыла. Әлеге bujan варианты исә санск. punja, punǯa «бәхет, байлык, иминлек» сүзеннән килсә кирәк. Ахметьянов 1989: 184.

Байан > бай кыскаруы төрлечә аңлатылырга мөмкин; һәрхәлдә монда бай II тәэсире юк түгел.

Бай, баян сүзләре күп күрше телләргә кергән: чирк., абаз. байа «бай» аеруча игътибарга лаек. Рус. бай тур. Аникин: 109 (арытабангы әдәбият күрсәтелә). К. ш. ук Федотов I: 440–441 (чув. пуйан «бай» сүзен пуй- «баю» сүзеннән чув. теленең үзендә ясалган димәкче һәм асылда әлеге санск. сүзе белән чагыштыруны кире кагып, бай нигезен ир. телләрдән дигән карашта тора).

Бай продуктив нигез: байлы, байлык; байы-у; байларча һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья