БАЗАР «базар, рынок» < фар. бāзāр < бор. фар. abāzar «ашамлык күп урын» (Platts I: 121); икенче версия – bahzar «яшелчә сату урыны» сүзеннән. Бу сүз бөтен дөньяга таралган. -зар «урын, ни дә булса җыелган җир» мәгъ. кушымча тат. теленә -сар//-сәр яңгырашында кергән. Тимергалин: 73. Дерив.: базарчы, базарчылык; базарлан-у. |