Тэтимол 2015

БАЗ II«богатырский спор, похвальба, вызов на поединок». Тат. телендә һәм күп кенә шивәләрендә халыкара мөнәсәбәтләр этикасын чагылдыра торган бер гаҗәеп сүз бар – баз «үз кабиләсе-иле исеменнән бергә-бер көрәшкә чыккан батырлар бәхәсе». Ялгыз сөйләп баз булмас; Атасы баз сөйләгәнгә углы кан кояр; Бәхел (үчле) уңмас, баз уңар кебек мәкальләр, к.-балк., нуг., ком. һәм башка Төньяк Кавказ (абаз., чирк.) телләрендәге баз «бәхәс, пари, ядәч», кар., кр.-тат. баз «ярашу-килешү», баз бәрмәк – «баз бирмәк», «сәлам бирмәк», бор. яз. ядкәрләрдәге баз «буйсынган дошман», баз кылмак «дошманны тынычлык сакларга мәҗбүр итмәк», ят-баз «чит ил кешесе» һ.б. бу сүзнең бик бор. булуын сөйлиләр (к. ДТС: 89).

Баз сүзенең фигыль мәгънәсе тат.-башк., к.-балк. һ.б. телләрдәге базмак, базынмак «җөрьәт итмәк» сүзендә чагыла. Шул ук нигездән гом. кыпч. базык «баһадир гәүдәле, киң, ныкча, төптән юан» сүзе, тат.-башк. телләрендәге базнат «батырчылык, кыюлык» кәлимәсе дә ясалган булса кирәк.

Кар. базла-мак «тәбрикләмәк», башк. базлау «ерактан кычкырып килү; кыяфәте белән ялтырау», кырг. баз (бас) килү «тиң килү», алт. базыш-, пазыш- «кызышу – батырлар көрәш алдыннан мактанышу һ.б.» да бу тамырга карыйлар. К. ш. ук нуг., тат. (Арсланов 1992: 117) базлас-у < базлаш-у «отышка бәхәсләшү» >> рус. базанить, базланить, базлать (Даль) «кычкырып, сүгенеп бәхәсләшү».

Баз сүзенең мәгънәләре, аннан ясалган сүзләр, мәкаль-әйтемнәр дошман белән сөйләшкәндә әйтер сүзеңне бик уйлап әйтүне, аның белән кыю, әмма гадел булуны таләп итәләр. Räsänen 1969: 66 (тулы мәгълүматы юк).



Предыдущая статья            Следующая статья