Тэтимол 2015

БАҖА, диал. баҗай, баз'а, баца, бази, пача, паца (ДС I: 27; ТТДС II: 64; Тумашева 1992: 170) «свояк» > мар. (Гордеев I: 185) базьа, байза, вайзя, удм. базя, морд. М. базя, базяй (< баҗай) < гом. төрки баҗа (башк., нуг., каз., к.-калп. бажа) id. ~ монг. баджа, база id. Бу сүзнең угыз варианты – чув. пуçчана < посчана < мар. посана < пасана < болг. *баҗана > удм. бусено << аз., госм., чыгт. баҗанақ, баҗынақ, бор. төрки пачынак > көрд. баджаных id. Баҗа сүзе тәүдә ирләргә түгел, хатын-кызларга караган (ягъни абсын мәгъ. булган), к. шор. пäҗä, як. бадьа «баҗа; җиян (туганнан туганның) хатыны», госм., кр.-тат., аз. баҗы < бур. абаҗы «күпхатынлы ирнең өлкән хатыны» һ.б. < бор. төрки ара-аčа «олы һәм кече хатыннар» (кушма сүз), к. Апа, Әчә. Баҗанак вариантына килгәндә, ул безнең этимологияне раслый: -нак, -анак кушымчасы төрки телләрдә «күп беришле нәрсәләрнең бер данәсе» мәгънәсен бирә, ягъни «баҗаның (туплам мәгъ.) берсе» дигән сүз, чаг. тат. диал. печәнәк < печәннәк «печәндәге бер үлән», күзәнәк «кәрәздәге «күзләрнең» берсе» һ.б. К. Бәҗәнәк.

Ихтимал, баҗа сүзенең формалашуына һинд. bhaiya «карендәш, кастадаш, баҗа» сүзенең дә (Platts I: 181, 198) тәэсире булгандыр (к. чыгт. паjа «кияү», Радлов IV: 1138).

К. Покровская: 66–67; Räsänen 1969: 54; ЭСТЯ I: 24–25; Рамазанова 1991: 122–141 (безнең этимология берсендә дә юк); Федотов I: 453 (гади чагыштыру белән чикләнә).



Предыдущая статья            Следующая статья