Тэтимол 2015

БАЕК[баºйы˘қ] «определённый, определённо; верный, наверняка» ~ уйг., төр., бор. төрки (ИМ, МК, ДТС: 79) bajiq «баек; дөрес»; төркм. баайың (Мухамедова 1973: 64) «билгеле, ышанычлы, дөрес, туры», аз. раyıg «билгеләнгән» – бор. гом. төрки бай//пай «өлеш» сүзеннән (к. Вәлиди II: 394), чаг. чув. пайăр «үз өлешең; баек, анык, билгеле» < тат. *байыр, к. нуг. байыр «үз өлешең», каз., к.-калп., кырг. байыр «асаба җир, гадәтләнгән яшәү урыны, үз илең» һ.б. Чаг. аз. рау «түләк; өлеш».

Баек дип бик яшьли (кайчакта бишектән үк) ярәшелгән егет яисә кәләшне дә атаганнар: «Баек» башкорт халык бию көе шуннан булса кирәк. Ләкин башк. байык, топоним һәм этноним буларак, «билгеләнгән җир өлеше, биләмә» булырга тиеш, к. тат., башк. байыкла-у «билгеләү, тәгаенләү». К. Байка-у.



Предыдущая статья            Следующая статья