Тэтимол 2015

БАДЫЯ[баºды˘йа] «бадья, деревянное ведро (колодца)», диал. (ЗДС: 108) бәйдән id., (ДС III: 43) бадыян//мадиян «агач тустаган» > мар. пайдан, падиа «агач тустаган; бадыя», удм. бадьян «агач табак, шава; әнис үләне; песи үләне», чув. патьен «бадыя» – барысы да кызгылт төстәге бер агач һәм бер үлән – бадыян (фар.) исеменнән; к. ш. ук бадиян «аш тәмләткеч хуш исле состав – бәлки, әнис үләненнән ясаладыр», төркм. бадыйа «табак», бадыян «чиләк». Рус. бадья һәм бадьян (үлән) икесе дә < тат. (Фасмер I: 104, Аникин: 107–108).

Шунысы кызык ки, якут сөйләшләрендә дә бадыйан «усакка охшашлы бер агач» (ДСЯЯ: 57) – анда да тат. теленнән түгелме икән? Бадиян агачы һәм бадыян үләне элек татарларда бик популяр булган – изге саналган, алар турында халык җырларында искә алына.



Предыдущая статья            Следующая статья