Тэтимол 2015

БАГАН I, себ. (Тумашева 1992: 166) паған, диал., башк. «столб для влезания во сремя сабантуя; столб – центральная опора примитивного дома (с плоской крышей и т.п.)» ~ каз. баған, алт. диал. баккан, паккан, як. (ДСЯЯ: 57) бағах «ат бәйләү баганасы» (якут сабантуенда – ысыахта), тув. маган «түшәмнең урта баганасы» ~ эвен. (ССТМЯ I: 68) бақса id. Рус сөйләшләрендә: баган «рух – терлекләр химаячесе» (Даль), «ат һәм сыерларның хәрәкәтен чикләү өчен аякларына бәйләнгән такта яисә чош, кәртәлек» (к. СРНГ II: 32, Аникин: 106) һ.б. – төрки телләрдән. К. ш. ук үзб. уйг. (ЎХШЛ: 42) бакан «багана, терәк».

Булган материалдан, ш. ук түбәндәге багана сүзе мәгънәләреннән күренгәнчә, баган «урта багана»ны белдергән һәм, ихтимал, (ат рухына) табыну объекты булган (аңа корбанлык тиреләр асылган, к. Пекарский 326, 329). Сүзнең тамыры *бағ, бақ, к. бор. фар. (Очерки истории культуры Средневекового Ирана: 221–222) фаг «агачтан юнылган санәм» → фаган «потханә» (һәр ике сүз Фирганә өлкәсендә кулланыла диелгән), к. ш. ук Бага. Чаг. бор. төрки (КБ) пагана, багна «арата».

Э.В. Севортян (ЭСТЯ I: 42–43) бу сүзләрнең этимологиясе ачык түгеллеген таный. Ахметьянов 1989: 103–104.



Предыдущая статья            Следующая статья