Тэтимол 2015

БАГА древний термин государственности (ДТС: 77) → тат. илче бага «посол, парламентёр». Төрки телләрдә бор. заманнардан бирле илнең, кавемнең, кабиләнең, дәүләтнең баш идеологы, рухание бага, баган дип аталган; алып «оештыручы» булса, бага «рухландыручы» булган. Хәзер бу сүз сүзлекләргә дә сирәк кертелә һәм тик фольклор әсәрләренең иске язмаларында гына очрый (хәер, кайбер белдеклерәк шагыйрьләр аны кулланалар инде). Бага сүзенең пассивлашуы ислам идеологларының мәҗүсиләрне кысрыклавы белән баглы.

Бор. төрки (руник) язмаларда бага-таркан, бага-тәңрикән титулы еш очрый. Багалар еш кына халыкара мөнәсәбәтләр, илчелек, килештерү белән шөгыльләнгәннәр (татар-башкортта билгеле булган Илче-бага көе һәм риваятьләре дошманга ышанып башын салган баганың фаҗигале язмышын сурәтли). Бор. аварларда һәм Азак (Азов) болгарларында баган күбрәк дөньяви оештыру эшләре белән шөгыльләнгән һәм шул баган сүзенең истәлеге булып Балкан славяннарында һәм мадьяр телендәге бан «кенәз» сүзе калган (Donuk: 4). Пол., укр. пан «әфәнде» сүзе дә шуннан булса кирәк. IX г. Дунай болгарларында baγain «генерал».

Фарсы тарихчылары Гәрдизи (ХI г.) һәм Мәрвәзи (ХII г.) сүзләренә караганда, төркиләрдә рухани фагинун (гарәп авторлары, үз телләрендә п авазы булмагач, аны ф белән алмаштырганнар, димәк, асылда пагынын) дип аталган; ул фагинуннарга наркотик ашатканнар һәм аларга исерек хәлләрендә төрле сораулар биргәннәр. Аларның үзләрен белештермәстән әйткән сүзләре тәңредән килә дип уйланылган. Соңрак ул пагыннарны нәүрузбикә алмаштырган.

Төрки коллар һәм алар яшәгән авыл бор. фар. паг һәм паган дип аталган. Бор. фар. теленнән бу сүзләр лат. теленә «мәҗүси» мәгънәсендә кергән һәм шуннан рус. поганый «мәҗүси» сүзе килә (к. Симашко М. Маздак. М., 1984: 28).

Бага сүзен сугд яз. телендә бг (сузыклары билгеле түгел) һәм бор. фар. сүзлекләрендәге фаг «матурлап бизәлгән пот, санәм; гүзәл кыз, нәүрузбикә» сүзе белән (к. Баган ) чагыштыралар. Борынгы ир. (фарсыдан элекке) телләрдәге бага – Аһура-мәзда, һинди тәңре (шуннан русча бог) сүзе дә хәтергә алына. Икенче яктан бага, баган гом. төрки батыр < багатур, бакмак (багу) һәм багана сүзләре вә хәтта бака (ташбака – күктөркиләрдә «мәңгелек» символы) белән чагыштырыла. Чын дөресен инде – валлаһе әгъләм! К. ш. ук Баган.



Предыдущая статья            Следующая статья