Тэтимол 2015

БАВЫРСАК [баºw ы̌рсақ] «баурсак, кусочки теста, жаренные в масле» < каз., к.-калп. баwырсақ, кырг. боорсақ, уйг. бағырсақ, үзб. боғурсақ, буғурсақ id., шул ук вакытта ком., кар. баwурсақ < төр., аз. бағырсақ < төр. «эчәк, үпкә-бавыр», бор. төрки baγarsuq, baγϊrsuq id. < бағыр-сақ парлы сүзеннән (бағыр «бавыр», сақ «эчәкләр», к. тат. бук-сак), чаг. чув. пырша «эчәкләр» < *баwырса << *бағырсак (Егоров: 173). Бавырсак << багырсак сүзен багыр-са-қ «бавырга охшаш» дип тә аңлаталар. ЭСТЯ II: 22–24; Федотов I: 466.



Предыдущая статья            Следующая статья