Тэтимол 2015

БАВЫР[баºw ы̌р] «печень; сердце; живот, грудь» < гом. кыпч. баwыр (кырг. боор, алт. диал. буур) < бор. төрки (ДТС: 78) baγïr «бавыр, корсак; канкардәш», чув. пĕвер, пăвыр, тув. баар > хак. паар, як. быар «бавыр; матча, урталык һ.б.» (Пекарский I: 600); бор. baγïr «бавыр; бакыр» мәгънәләреннән чыгып, «бавыр» мәгънәсе «бакыр, бакыр төсендәге орган» сүзеннән дип уйлыйлар (Н.А. Баскаков), к. Бакыр, Бәгырь.

Бавыр сүзенең кайбер дериватлары этимологик аңлатмага мохтаҗ: бавыр агачы – бу агач деталь тукучының бавыр турысында торуыннан булса кирәк; бавырга керү «йөрәккә, үзәккә, күңелгә керү»; бавырлы «шәфкатьле» – бавырның «йөрәк» мәгънәсеннән. К. Бавыргалык, Бавырсак, Бавырчы. ЭСТЯ II: 17–20 (бөер < бöгүр белән дә чагыштырыла). Чув. пĕвер тур. к. Федотов I: 417–418.



Предыдущая статья            Следующая статья