Тэтимол 2015

БАБҮЛ «бобыль, безземельный крестьянин-поденщик; беглец из центральных губерний в Приуралье (с XVI века)» < гар. бāбүˉл, бāбūл «Бабил (Вавилон); гөнаһ, азгынлык», фар. бāбōлū «Бабилле; фахиш, азгын (ир)», аз. (Будагов I: 218) бабүл «гөнаһ», «сутенёр», бабүллик «сутенёрлык», бабүлханә «фәхешханә» ~ төр. (Redhouse: 115) babulhâne id. Гарәпләр Бабилне азгынлык шәһәре дип белгәннәр.

Русчага бобыль сүзе, бу сүзнең таралыш ареалына караганда, татарчадан кергән булса кирәк. Башк. (БТДҺ: 33) бабур йеңгә «яшь кияү белән кызны җенси тормышка өйрәтүче җиңгә» < бабүл җиңгә (ул җиңгә тол хатын булган һәм төрки халыкларда еш кына үзе башлап кияү егет белән кушылып күрсәткән). Рус. бобыль тур. Даль сүзлегендә күп материал бар. К. ш. ук Рамазанова Д.Б. Некоторые материалы о бобылях Башкирии // Исследования по историографии Татарстана. Казань, 1978: 140–148; Рамазанова Д.Б. К вопросу о бобылях Башкирии // Вопросы татарской диалектологии. Казань, 2008: 130–138.



Предыдущая статья            Следующая статья