Тэтимол 2015

БАБАЙ «дед» («мужчина старше отца», значение «родной дед» навеяно влиянием русского языка), исконное значение «отец жены, тесть» – баба сүзенең вокативя формасы > мар., удм. бабай, мар. павай, чув. папай «бабай, бабакай» (ләкин удм. бубы «ата», буба «дәвәти, бабай» татарчадан түгел, төп фин-угор сүзе) id., рус. бабай «татар карты; куркылык» (к. Аникин: 104–105) < гом. кыпч. бабай ~ бур. баабай «бабай; әти; әтинең абыйсы». Бурятларда һәм кайбер бүтән монг. халыкларында бабай (Буха нойон бабай «буга – үгезбозау нуян бабай», чаг. тат. әкиятләрендә Бозаубаш батыр ) – мифологемалар герое. Дөньяның кайбер бүтән телләрендә дә вавай, бабай һ.б. төрле дини һәм әкияти затларны белдерә. Шуңа күрә бабай сүзен баба нигезенең вокативы дип кенә аңлату кяфи түгел. Чаг. бор. скиф. (Граков Б.Н. Скифы. М., 1971: 81–82) папай «күк һәм күгерт (күкрәү) тәңресе». Тимергалин: 70.



Предыдущая статья            Следующая статья