Тэтимол 2015

ӘЧӘ, ичә, әчәй, әчи диал. «бабушка со стороны матери», «золовка» ~ башк. әсә, әсәй, тат. диал. әҗә, әҗәй «ана, әни» (Арсланов 1988: 73), әҗә, әҗи, адҗа, адҗыкай «анакай» (м.-кар., к. Рамазанова 1991: 134–135) ~ үзб. ача, әчә «ана; дәвәни; кайнана» (ЎХШЛ: 328), кырг., ком. эчив «әтинең апасы», төркм. әҗе, эзе//әзә ~ бор. монг. eǯei «анакай», маньч. аǯа id. (ССТМЯ I: 16); кайбер телләрдә икенчерәк мәгънәдә, к. бор. төрки (ДТС: 4, 16) аčа «өлкән кардәш», еčа «өлкән апа», еči «өлкән абый», төр. диал. есе [әҗә] «абый яки апа; ханбикә; өлкән кеше» (Redhouse: 324), кырг. диал. әче, эчи «әби, дәвәни», хак. iче «ана» ~ тунг.-маньч. эдū, эҗи «гаилә башлыгы» һ.б. (ССТМЯ II: 437–438). Чаг. ш. ук Әҗи.

Түбәндәге линия игътибарга лаек: үзб. әчә «кыз», «уйнаштан бала табып, ата-анасы өендә яшәгән кыз» (ЎХШЛ: 361) ~ кыт. ацао «җиңги» > маньч. аша, аца, тунг. асū «хатын; җиңги; ире үлгән җиңги (аңа иренең кече туганнары өйләнгән)». Бор. төрки (ДТС: 16) ecü-apa «җәтләр, элгәрләр, борынгы бабалар».



Предыдущая статья            Следующая статья