Тэтимол 2015

ӘҺЕЛ «представитель (группы, коллектива)», әһли «гражданский», әһлия «полноправный член, домочадец; иждивенец», әһлият «дееспособность; вменяемость» < гар. äһл «нәселдәшләрнең берсе» сүзе һәм аның дериватлары. Фарсычарак әһле «иясе, классы, әһелләре» префиксонды ярдәмендә бик күп тезмә тәгъбирләр төзелгән, мәс., әһле гыйлем «гыйлем ияләре», әһле китап «китап әһелләре», ягъни христианнар яки яһүдиләр, әһле сафа «типтерүчеләр, сафа сөрүчеләр». К. Будагов I: 171; Özön: 192; Тимергалин: 171.



Предыдущая статья            Следующая статья