Тэтимол 2015

ӘФӘНДЕ «господин; сударь» – төр. efendi «әфәнде» сүзеннән күп телләргә (башлыча мөселман халыкларга) таралган.

Төр. теленә бу сүз грек теленнән кергән: Рум грек. аfеndi < бор. грек. αύζεντίης «үзе хуҗа; гаилә башлыгы» сүзеннән дип уйланыла (Zenker: 75; EI II: 687), ягъни аутентик сүзе белән бердәй; икенче бер версия буенча, румча afendi «Афинада укыган», «Афина философы» дигән сүз. Чаг. үзб., таҗ. афанди «мәҗнүн, хыялый; Хуҗа Насретдин». Тимергалин: 66.



Предыдущая статья            Следующая статья