Тэтимол 2015

ӘҮКАТЬ[әwқәт] диал. «трапеза; богатый стол» < гар. äwқāт «вакытлар; иң вакыты» сүзеннән (вакыт сүзенең күп. формасы). Күп кенә төрки телләрдә (нуг., каз., к.-калп., үзб. һ.б.) авкат, әүкать «ашамлыклар, аш-су» мәгъ. кулланыла, к. ш. ук кырг. ооқат «азык-төлек; хуҗалык», башк. (БТДҺ: 429) әүқат «көч, хәл; дәүләт». Урта тат. әд. телендә әүкатьле «вакытлы (хан, әмир, би), вазифа башкаручы» (титул), ягъни рус. «исполняющий обязанности»; диал. (ЗДС: 90) әүхатле «күрекле, хәлле, булдыклы». К. ш. ук әүкатьле, диал. (ЗДС: 64) аукатлы «мул тормышлы»; әүкатьлән-ү «вакытында ашау, ашауга тукталу».



Предыдущая статья            Следующая статья