Тэтимол 2015

ӘТИ[әтей] < диал. әтей (Уралда), әтәү «папа; свёкор» < диал. һәм гом. кыпч. атай (вокатив от ата «отец») – тат. теленең үзендә килеп чыккан (а < ә) сүз; мар., удм. äти, атя, äтя, аття, чув. (Сергеев 1971: 52) атте, этти, атей, атти, етте һ.б., әлбәттә, татарчадан. М.Р. Федотов (I: 70) шул чув. сүзләре тур. язганда тат. вариантларын искә дә алмый. Венг. atya «әти» сүзе, ихтимал, Идел-Урал регионыннан алып кителгәндер. К. Ата.

Әти < әтәй сүзе һәртөрле фономорфологик вариантларга бай (к. Рамазанова 1972: 23–27): әткәй < әтекәй, әттә һ.б. (кушма сүзләр составында). Шунысы кызыклы ки, atti, atte һ.б.ш. «әти, дәвәти» һинд.-евр. телләрендә дә еш кына очрый, к. Kluge: 69.



Предыдущая статья            Следующая статья