Тэтимол 2015

ӘТЕЗ, әтиз диал. «пашня, поле посреди болот (в Сибири)» < бор. төрки atïz «ике арык арасындагы чәчүлек» (ДТС: 13, 67) сүзеннән; бу сүз Болгар заманнарында актив кулланылган, к. коми. (КЭСК: 30) адас «җир кишәрлеге», удм. удыс < бор. төрки адыз «эшчәнлек өлкәсе». Удм. сүзе чув. утас «атлыйсы» сүзе белән чагыштырыла, ләкин бу дөрес түгел – мәгънәсе һәм формасы чагышмый. К. ш. ук алт. диал., төр. адыс, каз. диал. итыз, каз., үзб. диал. (ҚТДС: 34, 142; ЎХШЛ: 21) атыз «сугарулы җир мәйданы», уйг. етиз «чәчүлек җир» ~ нуг., кырг., хак., тув. адыр «калкулык, тигезсез җир мәйданы; ике хәвез аркасындагы калкулык» >> мар. атыл, отыл «басу» һ.б. кор. pat, pathari «басу» сүзе белән дә чагыштырыла (Räsänen 1969: 31). Ахметьянов 1989: 49–50.



Предыдущая статья            Следующая статья