Тэтимол 2015

ӘТӘЧ «петух» > мар. атась, äтäчь, удм. атась, атазь (Тараканов 1977: 95; Гордеев I: 162) id. ~ тат. үз сүзе, к. диал. (ДС I: 251; ДС II: 252; ДС III: 212) әтәч < атач «әтәч буласы чебеш» (әнәч < анач «тавык буласы чебеш»), башк. (БТДҺ: 428) әтәкәс, әтәс «атасына охшаган бала» < бор. төрки (ДТС: 43, 66) atač «атасына охшаш», anač «анасына охшаш (бала)». Ошбу аңлатма К. Насыйри хезмәтләрендә бирелә. Кайбер филологик хезмәтләрдә (Будагов һ.б.) әтәч сүзен бор. төрки öt- «җырлау» сүзеннән дип аңлату дөрес түгел. Ахметьянов 1989: 66.

Әтәч продуктив нигез: әтәчле, әтәчлек «кукраючанлык», әтәчлән-ү «кукраю, сугышчанланып кылану» һ.б.

Әтәч чакыра дигән тәгъбирдә (шуңа охшаш фраземалар күп телләрдә бар икән, к. Kluge: 384) «әтәч таң кызын, көнне уята яки чакыра» дигән мифологема ята. Әтәч кычкыра да белә, ләкин бу бөтенләй икенче аваз. Әтәч җырлый дип русчага ияреп кенә (петух поёт дигәннән калькалаштырып) кына әйтәләр бугай, әмма тавыклар җырлыйлар дию – үзебезнеке.

Әтәче кычкыра (кытный) дип шәһвәте килә мәгъ. сөйлиләр.



Предыдущая статья            Следующая статья