Тэтимол 2015

ӘТӘЛГЕ «крупный вид коршунов; кречет» ~ себ. (Тумашева 1992: 61) итәлгү «мышелов (птица)» ~ бор. төрки (Поппе 1938: 568) itelgü, чыгт. (Радлов III: 1086) тäлгү «әтәлге» ~ каз. ителгi, кырг. ителги, үзб. итолғи id., аз. (АДДЛ: 466) үтәлки «козгын» һ.б. (һәм төрле җирдә төрле ерткыч кош атамасы)» ~ калм. (Номинханов I: 111) итлг «ана балабан». Л. Будагов (I: 111) буенча, бу сүз бор. төрки öt- «сайрау» сүзеннән: к. төр. ötelgü, ötlegü «әтәлге; сайрагыч» – әтәлге табыш эзләгәндә моңлы бер аваз салып оча икән; бу версияне төрек филологы Б. Өгәл (Ögel: 367) дә куәтли (әтәлге кайбер төрки кабиләләрнең ыру кошы).



Предыдущая статья            Следующая статья