Тэтимол 2015

ӘТӘЛӘН-Ү, әтелән-ү (ЗДС: 88) «сильно волноваться, забегаться по недостойному (по мнению говорящего) поводу» ~ мар. äтäлäн- id. Шактый киң таралган (әд. әсәрләрдә дә очрый) бу сүз атылан-у май язганда «аты (к.) белән болгатылу»дан палатальләшкән булса кирәк, к. диал. (ЗДС: 88) әтәлән май «атлан (атыланган) май». Кайбер тарафларда әтеләнү мәгъ. өтеләнү дип сөйлиләр, анысы өт-ү сүзенә нисбәтләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья