ӘСПӘРӘК, әспе (әспе чыбыгы)  «спаржа, спарва» (гөл буларак та, агу-дару буларак та, буяу чыганагы буларак та билгеле үлән үсемлек) < фар. эспäрäк id. < бор. ир. frasparәγa «үсенте» > лат. asparagus > ит. sparagio >> рус. спаржа. Фасмер III: 732; Kluge: 860.  Әспе  белән кызамыкны дәвалаганнар. Шуннан әспә «кызамык», рус. оспа белән очраклы охшашлык.  |