Тэтимол 2015

ӘРТИЛ «артель, группа» < рус. артель. Рус этимологиясендә бу сүз бәхәсле: берәүләр аны төрки телләрдән яисә монг. теленнән, икенчеләр ит. artieri «һөнәрчеләр группасы» сүзеннән уйлыйлар. Һәр ике очракта семантик кыенлыклар бар. Бүгенге тат. (шулай ук башк., мар., удм.) әртил, күренеп тора ки, рус теленнән (икенче иҗектә и авазы алынма сүз булу галәмәте). Әмма рус. артель үзе тат. теленнән дип уйланыла (бу турыда заманында татар телчесе Хәсән Гали, аннары бик билгеле рус тюркологы Н.К. Дмитриев язганнар). Тик менә аның тат. телендәге төп варианты, дөресен генә әйткәндә, табылганы юк. Башк. сөйләшләрендә әртел «өер» (бүре әртеле) бар барын, ләкин ул, мөгаен, артил сүзен халыклаштырудан гына килеп чыккан вариант. Хәсән Гали әртилне «арт ил» сүзеннән ди, борынгырак яңгырашта бу тәгъбир арт эл булырга тиеш: бор. төрки язмаларда арт (арт-басут) «ярдәм, ярдәмче», эл (ил) сүзенең исә «отряд, хәрби төркем» мәгънәсе дә бар. Шулай итеп, арт эл, арт ил «ярдәмче отряд» сүзе була ала.

Эзләгән этимон тирәсендә йөри торган сүзләр тагын күп: фар. ардэл – «офицерның хезмәтче солдаты (денщик)», «кургавыл» (төрки телләрдән булса кирәк); төр. ардыл «варис токым, өстәмә, ярдәмче, ярдәмлек»; монг. ардчил «халыкчы», арчи – «ярдәмче отряд» (шуннан тат. һәм бүтән Идел-Чулман телләрендәге арчи «кәләшне озата баручылар төркеме» сүзе дә килә) һ.б. тирәсендә йөриләр, ә менә алмасына тимиләр...

Әртил сүзенең этимологиясе һаман исбатсыз кала бирә.

Ярдәмче хәрби частьләрне безнең бабаларыбыз тагын күмәк, талпа, хәшәр сүзләре белән дә атаганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья