Тэтимол 2015

ӘРМӘК «армяк» < болг. *wәрмәк < гом. төрки örmek (ö > күчеше һәрхәлдә Урта Идел болг. теленә хас булган), к. каз. örmök, чыгт. örmäk «әрмәк; юан йон җептән «үрелгән» тукыма» > тат. диал. (ДС III: 256) үрмәк < «тупас келәм; палас», чаг. башк. әрмәк «аркавы чүпрәктән эшләнгән палас» (к. БҺҺ II: 393). Гом. төрки öр- «үрү» сүзе белән аңлатыла.

Кайбер телчеләр бор. төрки örmek бор. монг. örmege, örmüge «өске кием, әрмәк» сүзеннән дип карыйлар. Шунысы кызыклы, бор. монг. örmüge сүзенә (Поппе 1938: 443) мар. >öрмäkа «хатын-кыз күлмәгенең кулбаш бизәге» сүзе бик чагыша.

Рус. армяк тур. к. Юналеева 1982: 23–29, Аникин: 102.



Предыдущая статья            Следующая статья