Тэтимол 2015

ӘРЛИК тар. (Котбның «Хөсрәү вә Ширин»ендә) «Эрлик, злой дух, хозяин подземного мира» – алт., хак., тув. һ.б. Эрлиг, Эрлик, Ирлик id. < бор. төрки (ДТС: 180; КБ) Эрклиг «ирекле, кодрәтле» – җир асты, тәмуг патшасы. Аның турында күптөрле, еш кына капма-каршы бәяләмәдәге мифлар бар. Эрлик образы (һәм сүзе) төркиләрдән монгол халыкларына да кергән һәм буддизм дине изгеләренең берсе булып киткән. Әрлик турындагы мифология һиндиләрдәге Яма тәңресе хакындагы мифологиядән алынган, диләр (МНМ II: 657–658).



Предыдущая статья            Следующая статья