Тэтимол 2015

ӘРЛӘН, диал. ирлән «хомяк; крот» ~ башк. ирлән id. > чув. эрлен, мар., удм. арлан, äрлäн, морд. арлян id. ~ алт. эрлен, хак. ирлен, ирлең «күсе; ас» < бор. төрки (КБтә) ärlän «күсе; ниндидер җирказыр хайванчык» -лаң//-ләң кушымчасы ярдәмендә ясалган хайван атамаларының берсе булса кирәк. Чаг. ш. ук бур. эрлен хан «җир асты патшасы, әрлик» (к. Әрлик ).

Башк. һ.б. (күп кенә телләрдәге) арлан «ата эт; этләрнең бер токымы» сүзен әрлән сүзенә нисбәтләргә фонетик һәм семантик төгәлсезлекләр комачаулый (арлан ул «әрлән аулый торган эт» дип беркайда да әйтелми).

Әрлән сүзенең йерлән (ЗДС: 216, 218) варианты сүзнең тамыры йер «җир» булуын күрсәтә шикелле.



Предыдущая статья            Следующая статья