Тэтимол 2015

ӘРҖӘ диал., «ящик, сундучок; корзина, кадка из бересты, лыка и т.п.», > мар. äржä, äрзьä, öрзä, чув. (Сергеев 1971: 158) ырча, арча, öрçе id. ~ башк. әрйә «кумта; кисмәк», башк. диал. «көбә кием; запас умарта; корт тубалы», каз., үзб. (Аманжолов 356, 439; ҚТДС: 30; ЎХШЛ: 20) аржа, әрже, әрҗi «стружка (< орнамент); махсус орнаментлы тар сандык», к.-калп. арша «традицион калай бизәкле сандык, бирнә сандыгы» < фар. äржäңи «бизәкле кумта; һәртөрле хикмәтле рәсем-бизәкләр» ← äржäң, äрзäңи (к. Будагов II: 201) «манихей динендәгеләрнең бизәкле китабы һәм китап савыты», төр. erjeng, ertenk «Манинең көллияте (барча әсәрләре), шуның өчен махсус әрҗә». Әрдәнә белән гомоген булса кирәк, к. алт. эрдьине, эрджине «хәзинә». Манихей диненең төркиләр арасында билгеле булуы себ. Ванихай (к.) сүзендә дә сизелә. Удм. арҗа «тукыма шакмагы» < «әрҗә шакмагы» булса кирәк.

Әрҗә сүзен алт. һ.б. хаарҗак «тартма, табут» яисә алт., тув. арчымак «кәрзин» сүзләре белән (Joki 1955: 15), ш. ук як. аржа «эре ярыклы мурда» сүзе белән (Пекарский I: 148–149) чагыштырулар бар.



Предыдущая статья            Следующая статья