Тэтимол 2015

ӘРЕМ «полынь» ~ чув. эрĕм, армути, арăм ути, мар., удм. арым, äрӹм ~ венг. üröm id. Бүтән төрки шивә вә телләрдә сүзнең -нга беткән варианты өстенлек итә: себ. ирмән ~ хак. ирбең, эрбäн, уйг. әрмән, кырг. ермäн (Радлов I: 800–802), каз., к.-калп. эрмене «әрем; көчле исле үлән төре», к. ш. ук каз. жермен, жермене, монг. эрэм, эрэмин, як. эрбэһин < эрбэсүн << бур. үрмэдэсэн «әрем». К. Имән, Әрәмә.

-Нсыз вариант монг. телләрендә килеп чыккан (анда азаккы -н факультатив), к. бур. эрмэн, калм. эрм «әрем», -нлы вариант тат. диал. әбәнде, әрбәнде «вак-төяк куаклык» (ТТДС I: 539) сүзендә саклана. К. ш. ук башк. әрмәнде «әремлек бакасы (бака төре)», Ирәмәл, Ирәмән – мәшһүр тау (< *ирәмәнле). Räsänen 1969: 48; Федотов II: 480 (боларда этимология сай бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья