Тэтимол 2015

ӘРЕКМӘН «лопух, репейник» ~ мар. äрӹкмäн, удм. арыкман id. (< тат.). Тат.-башк. сөйләшләрендә бу сүзнең исәпсез күп вариантлары очрый: әрәмкән (Троянский I: 28), әпертмән, әпрәмән, әпрән, әрехмән, әрәтмән, әфрәмән (ТТДС I: 609–610), әберәкмән, әперәкмән, әберәм (БҺҺ II: 319), миш. сөйләшләрендә рахман, абдрахман, чирахман һ.б.; берничә вариантта -с- авазы бар: башк. диал. әрәсмән, уйг., кырг. абдрасман «бәбиләрне төтәсләү өчен кулланыла торган үлән төре», чаг. бор. ир. barәsman «гыйбадәт урынына җәелә торган салам, изге салам»; чаг. ш. ук фар.-таҗ. испанд «төтәсләү, арулау ырымнарында кулланыла торган хуш исле үлән» һәм хак. ирбең «шуышма чабыр үләне», «әрем» (к. Әрем ). Әрекмән яраларга ябу өчен кулланыла һәм аның атама вариантлары күплеге бу сүзнең парлы сүздән килеп чыкканлыгына дәлил (ихтимал, *ирмән-испәннән). Өстәвенә монда рахман сүзенең тәэсире дә беленә.

Кызыклы рәвештә әрекмән сүзенең барча без китергән вариантлары удм. телендә дә очрый, к. ДАУ III: 42–43.



Предыдущая статья            Следующая статья