Тэтимол 2015

ӘРДӘНӘ, әрдинә, (ЗДС: 83, 87) әндәрә, әртәнә «поленница; запасы дров» > мар. артана, удм. ардана, удм. диал. äртäмäd < куман. äрдäң, угыз. erden «тиелмәгән запас; кызлыклы кыз», чыгт. äрдäнä, каз. ардана «яхшы дөя», төркм. ардана «бозауламыйча саудыра торган сыер», уйг., монг. (Радлов I: 794–795) äрдäн «асылташ», алт. эрдьине, тув. эртине «кыйммәтле нәрсә, хәзинә» < бор. төрки (ДТС: 176, 182) erdini, erdäni «хәзинә; эре энҗе» < санск. ratna «хәзинә», кыйммәтлек». Тат. мәгънәсе төр. «тиелмәгән урман-кыр» сүзенекенә якын. Гомумән, бу сүз күп телләрдә очрый һәм топонимикада (бигрәк тә Себердә, Монголиядә) еш кына чагыла.

Дерив.: әрдәнәле, әрдәнәлә-ү һ.б.ш.



Предыдущая статья            Следующая статья