Тэтимол 2015

ӘРБӘ, әре, әреш, иреш «мякина; отруби; охвостье, обмолоченные колосья» ~ чув. ерпе, арпа, авра «әрбә, солы кибәге», мар. äрвä, арва «әрбә» ~ нуг. эрпек «коелдык; әтәмби, ябае». К. ш. ук башк. диал. әүрә, әүре, әүрәү «әрбә» (БҺҺ II: 325).

Бары тик (яисә башлыча?) Идел-Урал регионында гына очрый торган бу сүзләр бор. болг. теленнән булса кирәк: әреш, иреш < болг. *эреше < *эре-се (эре сүзенең тартым формасыннан, болг. телендә -сы//-cе һәр очракта -шы//-ше булып әверелгән). Әре, эре сүзе герм. сүзе āhre «башак»ны, ә әрбә < әрбәк герм. (ним.) achel, agel, ahil < кадим. ahir, аhre «әре, буш башак», соңрак Аhre «башак», āhrebāck «башак арты – кибәк, мәкинә» сүзен хәтерләтә (чаг. ш. ук инг. harvest «уңыш; башаклар»). К. Kluge: 12, 14, 23.

Бор. болгарлар Азов диңгезе ярларында – алардан бер-ике гасыр элегрәк остготлар яшәгән җирләрдә дәүләт корганнар. Аларның остгот теленнән сүзләр – бигрәк тә авыл хуҗалыгы терминнары алуы бик ихтимал вә табигый.

Хәер, әре, әрбә сүзләренең һинд-евр. чыганагы аннан да борынгырак булырга мөмкин, к. грек. аера «әрбә, әре, бакра», лат. ager, agri «басу, игенлек» (шуннан агро-) һ.б.

Räsänen 1969: 47; Федотов I: 59; Ахметьянов 1989: 50–51.



Предыдущая статья            Следующая статья